6 апрель 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида юл һәлакәте булган
Кичә шәһәрдә ике юл һәлакәте булган. Берсе Садриев урамында иртәнге 9 лар тирәсендә килеп чыга, икенчесе Октябрьская урамында 13 сәгать 04 минутта. Икесендә дә машина юл кырыена чыгып, тоткарлыкка килеп бәрелгән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Фото һәлакәт урыныннан.
-
Республика "Ел хәйриячесе" конкурсы җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар
"Эре һәм урта предприятиеләр" номинациясендә «Охтин-Ойл» җәмгыяте директоры Хөснетдинов Рөстәм Наилевич җиңеп чыкты. Ул - шәһәрдә тормышка ашырылучы бик күп проектларның инициаторы. Хәйриячелек эшчәнлеге күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, пенсионерларга ярдәм итү, төрле чаралар үткәргәндә финанс ярдәме күрсәтү һәм башкалардан гыйбарәт. "Физик затлар"номинациясендә Урмышлы авылында яшәүче Шәһит...